Зәйдә социаль хезмәт алучылар әби-бабалары турында хатирәләр белән уртаклаштылар
Яңалыклар

Зәйдә социаль хезмәт алучылар әби-бабалары турында хатирәләр белән уртаклаштылар

1 октябрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае базасында «Зәңгәр мәче» студиясендә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тематик чара үткәрелде

Чара патриотизм һәм Россия тарихына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән мөһим вакыйгага әверелде. Аның барышында бу бәйрәмнең әһәмияте һәм өлкән буынны кайгырту, аларның тормыш тәҗрибәсен бәяләү турында фикер алыштылар. Социаль хезмәт алучылар үзләренең әби-бабалары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә җылы, дустанә атмосферада узды.

Моннан тыш, чара кысаларында бүлектә тәрбияләнүчеләр студия җитәкчесе Елена Курносова җитәкчелегендә үзләренең әби-бабалары өчен картиналар ясадылар, иҗат аша үзләренең яратуларын һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

  • Фотолар үзәктән.

Нет комментариев