Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Биштән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр медальләр белән бүләкләнде

Өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан Түбән Биш егетләре медальләргә лаек булды.

Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклауда намуслы һәм батырларча хезмәтләре белән аерылып торалар.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Түбән Биштән «ХИФ» позывноен йөртүче егет «Хәрби разведкада хезмәт иткән өчен» медаленә лаек булды. Моңа кадәр аңа хәрби часть командирыннан Грамота белән тапшырылган. Хәрби грамотасын әти-әнисенә җибәргән. «Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын уңышлы һәм намус белән үтәгәне, үрнәк хәрби дисциплина, уяулыгы, тәвәккәллеге өчен» — дип язылган грамотада.

«Гроза» позывноен йөрткән хәрби Россия Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнгән.

Әлеге егетләр көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып торалар. Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егетләр авырлыклардан курыкмыйлар.

Без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең батырлыклары белән горурланабыз, аларның туган якларга исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев