Шәһәребездә машина төзүчеләр династиясен тәшкил итүче гаиләләр дә шактый
Машина төзүчеләр династиясенең дәвамчысы
“Аккурайд Уилз Руссиа” заводында сыйфат буенча менеджмент системасы инженеры Татьяна Кипрова – әнә шундый хөрмәтле гаилә вәкиле. Ул 38 ел тәгәрмәчләр җитештерү заводында эшли. Ә 20 яшьлек кызны әлеге предприятиегә җәлеп итүчеләр – аның әти-әнисе. Алар хезмәт юлларын машина төзелешенә багышлаган. Алай гына да түгел, бу гаиләдә биш бала үсә, алар барысы да әти-әниләре үрнәгендә заводка эшкә киләләр.
“Хәзерге вакытта безнең гаиләдән мин үзем генә бу заводта хезмәт куйсам да, безнең гаилә әгъзаларының автоагрегат заводы тарихына керткән өлешләре зур. Шундый хезмәт династиясе вәкиле булуым белән горурланам. Завод җитәкчелеге дә хезмәтебезне бәяләп, олы хөрмәт белән карый”, – ди Татьяна Кипрова.
Сыйфат – беренче урында
Ә Татьяна Анатольевна заводта җитештерелә торган продукция сыйфаты өчен җаваплы бүлектә эшли. Беренче 15 елын ул контролер булган, ә аннан соң, инженер буларак, һәр эшнең сыйфат-лы башкарылуын күз уңында тота.
“Безнең заводта сыйфат беренче урында. Һәр көнне иртән эшкә килгәч тә мин электрон почта-дан безнең продукциягә карата җибәрелгән хатлар, документлар белән танышам. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, завод йөзе сыйфатлы продукциядә булуын һәркем тирән аңлап эшли. Шуңа да претензияләр юк дәрәҗәсендә. Өч елга бер мәртәбә без сертификация үтәбез, ел саен махсус тикшерү аша ул дәлилләнеп тора. Яшем инде өлкән булса да, даими уку-лар үтәм. Безнең бүлектә яшьләр дә бар. Алар яңалыкны тиз үзләштерә, ә миндә тәҗрибә туп-ланган. Әнә шул сыйфатларны берләштереп, бер бөтен булып эшлибез”, – ди инженер ханым.
Нет комментариев