Зәй муниципаль районының архив бүлеге иң яшь кунаклар өчен ишекләрен янә ачты
«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты бинасында булып, «Архив нәрсә ул?» дигән мавыктыргыч чарада катнаштылар. Экскурсиядә балалар архивист һөнәре һәм тарихны саклауның мөһимлеге белән таныштылар.
Архив хезмәткәрләре балаларга үз эшләре һәм аның җәмгыять өчен әһәмияте турында сөйләделәр, «ЭларСкан» планетары сканерының эшен күрсәттеләр һәм документларны цифрлаштыру ни өчен башкарылганын аңлаттылар. Яшь кунакларда архив саклагычы аерым кызыксыну уятты. Алар заманча саклау системасы — күчмә мобиль стеллажларны күрделәр. Балаларга шулай ук гигрометр — белгечләр документларны саклау өчен бинадагы микроклиматны күзәтә торган прибор турында да сөйләделәр.
Очрашу архив эшенең «Истәлек» порталында «Блокнот һәм мөһер» дигән мультфильм карау белән тәмамланды. Кызыклы сюжет балаларга алган белемнәрен ныгытырга һәм архив хезмәткәрләренең үткәнне саклап, нинди мөһим эш башкаруларын аңларга ярдәм итте.
Нет комментариев