Табигатькә рәхмәтле булыйк, яшеллекне арттырыйк
Яңалыклар

Табигатькә рәхмәтле булыйк, яшеллекне арттырыйк

Табигатьнең уянган мизгеле. Нинди матурлык, нинди хозурлык. Шушы матурлыкны тагын да бизәп без сәламәтлекләребезне ныгыту, табигатьне саклау йөзеннән Балтач якларына юл алдык.

Зәй шәһәреннән Айгөл Шәвәлиева шул рәвешле Балтачка кунакка якташларын алып барды. Алар арасында мин дә бар идем. Туган ягыңның матурлыгын, гүзәллеген күрәсең килсә, күңел күзең белән кара, диюләре хак икән. Әй, матур да, киң дә син минем Татарстаным!
Зәйдән таң белән кузгалдык. Һәркем үз машинасында. Юл буе карап, сокланып бардым. Юлларыбыз яхшы  итеп ремонтланган, каралган. Озын юл булса да сизелмәде үткәне. Кукмара, Балтач халкына сокланырлык икән, алтын куллы, саф күңелле кешеләр нәкь менә анда яши диярсең. Ул йорт-җирләре ялт итеп тора, бакчалары чиста, чүпнең бер бөртеге дә юк.

Балтачка килгән кунаклар (100гә якын кеше иде исемлектә) барыбыз бергәләшеп  яшь нарат үсентеләрен утырттык. Урманчылар  әйтүенчә,  4 гетар җиргә 3500 нарат утыртылды. Наратлар шаулап үссеннәр дә, еллар узып аларның шаулап үскәннәрен күрергә, сөенергә язсын иде. 
Ә эш беткәч табигать кочагында, учакта пешкән шулпа тәмен татыдык. Аның тәмлелеген анда булганнар гына белә. Ак күмәч,  үлән чәе тәме  әле дә авызда  тора. Табигать безнең якын дустыбыз, сулар һавабыз, киләчәгебез. Матур сәфәр, матур теләкләр, матур планнар белән төгәлләнде. Киләсе елда  агач үсентеләрен Зәй районы территориясендә әнә шулай күмәкләшеп утыртырга сүз куештык. Чөнки табигатебезгә рәхмәтле булу ул – аны саклау, яклау, ярату, киләсе буыннарга күркәм төстә калдыру. 
Рәшидә Җиһаншина. 

Фото шәхси архивтан
 


Нет комментариев