«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумында микроэлектроника буенча тәүге тапкыр халыкара ярыш узды. Катнашучылар мобиль смартфоннарны ремонтлау буенча көч сынашты.
Сигез илдән килгән катнашучылар үзара көч сынаша. Ярышлар ике категориядә – экрандагы пыяланы алмаштыру һәм процессорны ремонтлау (аны сүтеп алу һәм яңадан урнаштыру) юнәлешләре буенча ярыша.
“Безнең илдә инженерлар өлкәсендә, нәкъ менә микро-эретеп ябыштыруда кадрлар кытлыгы зур. Югыйсә, кайчандыр бу модада иде. Минем бабам да, абыем да инженерлар, мин үзем дә радиоэлектрон аппаратураны көйләүчегә укыдым.Импортны алмаштыру күзлегеннән чыгып караганда, мондый ярышларга ихтыяҗ зур гына түгел, ә алар тормыш өчен дә кирәк”, – ди чемпионатны оештыручыларның берсе Илнар Сәмигуллин.
Аның әйтүенчә, катнашучылар тизлек һәм сыйфат буенча ярыша. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк. Узган ел процессорны ремонтлау буенча иң яхшы нәтиҗә 4 минут 20 секунд тәшкил иткән. Приз фонды 1 миллион сум.
Нет комментариев