Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәйнең сугыш ветераннарын тәбрикләде
Яңалыклар

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәйнең сугыш ветераннарын тәбрикләде

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Олег Морозовтан тәбрикләүләр һәм бәйрәм өстәленә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Бөек Җиңү көне якынлашкан бу мизгелләрдә Зәебезнең Бөек Ватан сугышы ветераннары - Леонид Мачтаков, Анна Моисеева, Валентина Лыкова РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан котлау открыткалары, азык-төлек җыелмасы алдылар. Күчтәнәчләрне мөхтәрәм затларга депутат ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды.

Ул ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, ил иминлеге өчен кичергән авырлыкларда нык булуларына соклануын белдерде. 


Өч ветеран да үзләренең сугыш юлын ничек үтүләрен яхшы хәтерлиләр, истә калганнар белән теләп уртаклашалар. 

- Бәйрәм чараларында алар һәрберсе катнаша алмаса да, якыннары белән Җиңү көнен һичшиксез билгеләп үтәчәкләрен әйтәләр, - ди Гөлнара Феофанова.


Нет комментариев