Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе медицина-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары буенча гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрен 5 эш көне эчендә рәсмиләштерә. Гражданга «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка яисә почта аша билгеләнгән түләү турында хәбәр килә.
Түләүләр ничек башкарыла?
Пенсияне илтеп җиткерү Социаль фондтан элек билгеләнгән түләүләр белән бер үк ысул белән башкарыла. Әгәр элегрәк кеше фондтан түләүләр алмаган булса, аңа пенсия алу ысулын сайларга кирәк - "Дәүләт хезмәтләре" ндә шәхси кабинет ашамы, Социаль фондның клиент хезмәтендәме яки күпфункцияле үзәк ашамы. Моны шәхсән яисә законлы вәкил аша эшләргә мөмкин.
Айлык акчалата түләүгә нәрсәләр керә
Проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга айлык акчалата түләүне (ЕДВ) һәм даруларны, шифаханә-курорт дәвалануын, шәһәр яны транспортында бушлай йөрүне үз эченә алган социаль хезмәтләр җыелмасын билгели.
"Инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр дә инвалидлык пенсия алучы гражданинга билгеләнә икән, аңа автомат рәвештә ЕДВ рәсмиләштерелә. Аерым категорияләр - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчеләр", хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалид гражданнар өчен закон тарафыннан бер үк вакытта ике пенсия алу хокукы каралган: дәүләт инвалидлыгы һәм картлык буенча иминият пенсиясе", - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Нет комментариев