Рәхимҗан Әхмәтҗанов: «Батырларның исеме кайтты»
Зәйдән Рәхимҗан Әхмәтҗанов иҗаты белән танышыгыз.
Һәйкәл
Һәйкәл тора алда – горур батыр,
Каскасында кояш нурлары!
Батырларның исеме кайтты –
Якташларның узган данлы юллары.
Һәйкәлнең дә күзе кайнар яшьтә,
Ана көтә сагынып газиз баласын;
Улы герой дошман дзодын каплады,
Уйламыйча яшәү белән үлем арасын.
Көткән Ананың сыны һәйкәл булды,
Улларының исемнәре мәрмәр ташларда.
Җиңү көне күзләр ачы яшьтә булды,
Батырларның оныклары илне саклауда.
Һәйкәл – ул зур горурлык даны,
Мәңге сүнмәс ут яна янында.
Бәлкем, тәкъдир аңа шулай кушкан -
Ватанны саклау ирләр кулында.
Әнисенең чәче ап-ак көмеш,
Көмеш кенә түгел, ак кардыр.
Һәйкәл янында бетми кеше,
Әйтерсең лә, аның җаны бардыр.
Рәхимҗан Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев