Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Питрау бәйрәмендә “Җәй яме син, Питрау!” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Питрау бәйрәме уңаеннан “Зәй офыклары” газетасы район керәшен оешмасы белән бергә “Җәй яме син, Питрау!” дип аталган конкурс уздырды.

Конкурска Питрау бәйрәменә, Кашкатауга багышланган шигырьләр, хикәяләр кабул ителде.

Иң мөһиме, билгеләнгән теманы ачу һәм язган шигырь, хикәяләр моңа кадәр газеталарда чыкмаган булырга тиеш иде.

Барлык җибәргән язмалар “Зәй офыклары” газетасы  сайтында һәм Вконтакте төркемендә, шулай ук МАХта һәм Вконтактеда “Зәй керәшеннәре” төркемнәрендә басылды. 

Бәйгедә 30га якын кеше катнашты. Һәм алар Питрау бәйрәмендә бүләкләнде.

Җиңүчеләрне район керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев котлап, бүләкләр тапшырды.

Хикәя жанрында беренче урыны 16 яшьлек Ирина Максимова алды. Анастасия Шәймәрданова – II, Клавдия Максимова III урында. Алар барысы да чыгышлары буенча Кабан-Бастрыктан.

Шигырь язучылар арасында Әнисә Хунафина җиңүче. Валентина Николаева икенче урынга чыкты, Галина Пашкина өченче урынны алды.

Шулай ук бәйрәмдә чишмәләр буенча узган конкурста җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев