Табиб-эндокринолог Дарья Хайкина «Газета.Ru» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сәламәтлек өчен иң зарарлы ашларны атап үтте. Белгеч кисәтүенчә, маринадланган ингредиентлы солянка, эретелгән сырлы крем-аш, майлы шулпадагы лагман – организмга файда урынына зыян гына китерәләр.
Белгеч әйтүенчә, иң элек “солянка” зыянлы ашлар исемлегенә керә. Маринадланган, ысланган ингредиентлары аштагы тоз микъдарын нык кына арттыра. Тоз исә бөерләргә авырлык китерә һәм организмдагы сыеклыкны тоткарлый. Колбаса һәм ысланган ит кисәкләре ашның калориясен арттыра һәм бавырга зыян сала. Тоз шулай ук аппетитны көчәйтеп, күп ашауга китерә.
Икенчедән, крем аш та зарарлы. Еш кына эретелгән сыр белән әзерләнелә. Ә мондый сыр – май, стабилизатор һәм тоз чыганагы. Мондый ашның бер порциясе 500 дән артыграк килокалорийдән гыйбарәт булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, ул туклыклы түгел. Сөт майларының чамадан тыш күп булуы эчәкләргә зыян сала, эч күбүгә китерә.
Өченчедән – лагман. Гадәттә майлы шулпада пешерелә. Кул токмачыннан файдаланган очракта да, аның күп булуы ашка чамадан тыш күп гади углеводлар өсти. Нәтиҗәдә ашкайнату системасына авырлык килә.
Нет комментариев