Ноябрь аенда Россия халкы 20 көн эшләп, 10 көн ял итәчәкләр.
Бу хакта РИА Новостига О. Е.Кутафин исемендәге университетның (МДЮА) К.Н.Гусов исемендәге хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты Михаил Афанасьев хәбәр иткән дип яза Татар-информ.
Аның сүзләренә караганда, ноябрьдә 30 календарь көн: 20 эш көне һәм 10 ял һәм бәйрәм көне. Эксперт искә төшергәнчә, россиялеләр чәршәмбе көнне, 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә ял итәчәк.
Афанасьев ачыклык керткәнчә, стандарт 40 сәгатьлек эш атнасында хезмәткәрләргә ноябрьдә 159 сәгать эшләргә туры киләчәк. 36 сәгатьлек эш белән тәэмин ителгәннәр өчен лимит 143 сәгать тәшкил итәчәк, ә кыскартылган 24 сәгатьлек график булганда ноябрьдә эш вакыты 95 сәгатьтән артмаячак.
Нет комментариев