Югары Пәнәче авылында мөһим эш дәвам итә: авыл хатын-кызлары Ватаныбыз иминлеген саклаучы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Ә күптән түгел бу игелекле эшкә тагын бер җылы чара өстәлде — маскировка челтәрләре үрүче апалар сугышчыларга хатлар яздылар
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган яклардан һәрдаим җылы хәбәрләр көтәләр. Бигрәк тә аларга ярдәм итүче, алар өчен догада булучы маскировка челтәрләре үрүче апаларны үз аналарыдай якын күрәләр алар. Алардан килгән хатлар күңелләренә җылылык өсти, алга таба барырга, җиңүгә көч бирә.
“Егетләребез алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Аларның һәрберсе безгә бик кадерле. Һәр батыр егетебез Җиңү белән туган якларга исән сау кайтсын иде дип телибез”, - ди хат язучы апалар.
Мәрхәмәтле йөрәкле апалар хатларында Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр. Ә егетләр саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә ул хатларны.
- Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев