Югары Мәлемдә сугышчыларга ярдәм итү өчен янә ярминкә узды
Игелекле гамәл

Югары Мәлемдә сугышчыларга ярдәм итү өчен янә ярминкә узды

Югары Мәлем авылы халкы тагын бер кат бердәмлектә көч булуын исбатлады. Бер айда алар икенче мәртәбә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү максатыннан ярминкә оештырдылар.

Бу көннәрдә Югары Мәлем авылы мәдәният йортында «Ярдәм» ярминкәсе уздырылды. Мондый ярминкә оештыру мәлемлеләр өчен игелекле традициягә әйләнде.

Безнең көч - бердәмлектә

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша. Һәммәбезнең теләге бер генә — солдатларыбыз исән-имин туган якларга әйләнеп кайтсын.

Ярминкә кысаларында авыл мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Ландыш  Насыйрова яшьармиячеләр белән берлектә «Солдатка хат яз» дигән акция үткәрделәр. Акциягә шулай ук армый-талмый хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова,  мәдәният йорты директоры Гөлнара Хәкимуллина һәм китапханәче Рузилә Фәсхетдинова кушылды.

фото: Югары Мәлем мәктәбеннән
фото: Югары Мәлем мәктәбеннән

Туган як җылысы

“Бу акция - халкыбызның бердәм һәм көчле рухлы булуына тагын бер дәлил. Һәр хат - авыр минутларда сугышчыны җылыта торган туган як хәбәре ул. Шулай ук мәдәният йортына солдатларга дип җылы киемнәр алып килүчеләр дә булды. Ярминкәдә җыелган барлык акчалар мөһим эшкә — окоп шәмнәре ясау өчен парафин сатып алуга китәчәк. Без бергәләп яклаучыларыбызга ярдәм итү өчен барысын да эшлибез. Катнашкан һәм битараф калмаган һәркемгә рәхмәт!” – ди акцияне оештыручылар.

Окоп шәмнәрен укытучы Разин Абзалов җитәкчелегендә мәктәп укучылары ясый. Ярминкәдән җыелган акчага алынган парафин аларга тапшырылачак. 

  • Фотолар җирлектән.

Нет комментариев