Сармашбашта «Варенье-шоу» хуҗабикәләрне берләштерде
Яңалыклар

Сармашбашта «Варенье-шоу» хуҗабикәләрне берләштерде

Сармашбаш авылы мәдәният йортында «Варенье-шоу» дигән матур чара узды.

Коридорга озын өстәл куелды, анда самовар кайнап, очрашуга үзенчәлекле төс бирде.

Чарада тугыз хуҗабикә катнашты һәм һәркайсы үз вареньесын — чын кулинария сәнгате әсәрен алып килде. Өстәлгә төрле вареньелар -  каен җиләге һәм кара җиләк, чия һәм алма, абрикос, карлыган, крыжовник, миләш, кара миләш һәм баланнан кайнатмалар куелды.

Хуш исле чәй эчкәндә, кунаклар кайнатма әзерләү серләре белән уртаклаштылар: кемнең ничек пешерүе, нинди хәйләләр куллануы, «үзенең» кайнатмасының кибет кайнатмасыннан нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр. Шул тәмле кайнатмалар белән яңа гына пешеп чыккан кайнар коймактан авыз итеп самавырдан хуш исле чәй эчтеләр.

Мондый очрашулар ризык җылылык, аралашу һәм гаилә традицияләрен саклау булып тра. Оештыручылар «Варенье-шоу» авылның күркәм традициясенә әверелер дип өметләнәләр.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев