9 октябрьдә Казанда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
Ярышлар чын-чынлап характер сынавына әверелде: келәмгә Пермь краеннан, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән, Чувашия Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 200дән артык спортчы чыкты.
Турнирның якты йолдызлары арасында – Зәй тренеры Илнар Хәйруллин тәрбияләнүчеләре. Зәй көрәшчеләре үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Үз үлчәү авырлыгында Әбубәкер Мугурбиев һәм Әмир Хөснетдинов җиңү яуладылар. Магомед Кунниев һәм Алексей Кузнецов көмеш медаль алдылар.
Бу нәтиҗәләр - балаларның шәхси җиңүе генә түгел, тренерның системалы эш күрсәткече дә. Спортчыларны һәм остазларны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа спорт югарылыклары телибез.
- Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев