Кадер авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча «Солдатларыбызга ярдәм итик» акциясе оештырылды
Гуманитар ярдәм җыюда мәктәп укучылары, педагоглар һәм ата-аналар катнашты. Чара чын мәгънәсендә уртак эшкә әйләнде. Уртак тырышлык белән шактый күләмдә гуманитар ярдәм җыелды.
Бу инициатива тәрбия ягыннан да зур әһәмияткә ия. Акциядә катнашу балаларда игелек, җаваплылык, ярдәмчеллек һәм булышырга әзер тору кебек мөһим сыйфатларны формалаштырырга ярдәм итә. Олыларның үрнәге балаларга хәйриячелекнең ниндидер зур һәм ерак нәрсә түгел, ә гади гамәлләр һәм якыныңа ярдәм итәргә теләү икәнен өйрәтә.
Мондый чаралар җәмгыятьнең көче бердәмлектә һәм авыр вакытларда бер-береңә ярдәм итә белүдә икәне күрсәтә.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев