Изгелек ярминкәсе: Югары Мәлем халкы окоп шәмнәре өчен парафин алуга акча җыйды
Яңалыклар

Изгелек ярминкәсе: Югары Мәлем халкы окоп шәмнәре өчен парафин алуга акча җыйды

Югары Мәлем авылы халкы тагын бер кат бердәмлектә көч булуын исбатлады. Өченче ел рәттән алар окоп шәмнәре өчен парафин алуга акча җыю максатыннан ярминкә оештыралар

Игелекле традиция

Бу көннәрдә Югары Мәлем авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катаншучыларга ярдәм итү максатыннан «Ярдәм» ярминкәсе уздырылды. Мондый ярминкә оештыру мәлемлеләр өчен игелекле традициягә әйләнде.

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша. Һәммәбезнең теләге бер генә — солдатларыбыз исән-имин туган якларга әйләнеп кайтсын.

Бердәм булыйк!

«Ярминкәгә яңа киемнәр, яшелчәләр, консервланган һәм сөт продукцияләре, кул эшләре куелды. Һәр сатучы да, сатып алырга килүчеләр дә үз өлешен кертте. Башка авылдашлар да читтә калмады. Барлыгы 9300 сум акча җыелды. Тиздән салкыннар башланачак. Окоп шәмнәре хәрби зонада бик кирәкле булуын яхшы беләбез. Бу күркәм чарада катнашкан барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт. Бердәм булыйк! Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде!» — ди Югары Мәлем җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова.

Окоп шәмнәрен укытучы Разин Абзалов җитәкчелегендә мәктәп укучылары ясый. Ярминкәдән җыелган акчага алынган парафин аларга тапшырылачак.

 


Нет комментариев