Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Мәлемдә балалар Сабантуена бүләк җыйдылар

Балалар өчен 1 июньдә - махсус Халыкара балаларны яклау көнендә Сабантуй үткәрү Югары Мәлем авылында матур традициягә әверелде.

Сабантуйга берничә көн кала мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә бүләкләр җыярга чыкты.

“Ата-бабаларыбыздан килгән милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне балаларга да тапшыру максатыннан ел саен Балаларны яклау көнендә  Сабантуй үткәрәбез. Һәр өйгә кереп бүләк җыю җыябыз, матур теләкләр теләп бәйрәмгә чакырабыз. Балалар бәйрәмне көтеп ала, актив катнашалар. Алар өчен зур бәйрәм була”, - ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.  

Ә бүләк җыю үзе бер бәйрәм төсен алды.

“Авыл халкы  балаларның күңелен күрергә тырышкан, барысы да аларның күңеленә хуш килә торган бүләкләр чыгарды. Моның өчен рәхмәтлебез аларга”, – ди Лилия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев