Югары Мәлем мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
Яңалыклар

Югары Мәлем мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады

Агымдагы уку елында Югары Мәлем мәктәбенә беренче сыйныфка бер укучы килде. Ул – Самира Багауова

Бүген Югары Мәлем мәктәбендә тантаналы шартларда беренче кыңгырау чыңлады. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче баланы, укучыларны һәм коллективны бәйрәм белән котларга Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова һәм Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Геннадий Абрамов килде. Шулай ук мәктәп директоры Гөлназ Прохорова да укучыларга теләкләрен  җиткерде.

фото мәктәптән, Геннадий Абрамов укучыларны котлый
фото мәктәптән, Геннадий Абрамов укучыларны котлый

-“Югары Мәлем урта мәктәбендә 17 укучы белем ала. Шуларның өчесе Сармашбаш мәктәбе филалында укый. Беренче сыйныф укучыларын тәҗрибәле укытучы Исламия Хәсәншина кабул итеп алды. Яңа уку елы уңышларга бай булсын!” – ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.

Аннан укучылар белән “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” темасына дәрес үтте.

Тантаналы линейкада ветеран укучылар хөрмәтле кунаклар булды.

Фотолар мәктәптән.


Нет комментариев