Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җитмеш сигезенче язын каршылап

Бөек Җиңү бәйрәме — 9 Майны илебез азатлыгы өчен үз-үзен аямаган мөхтәрәм ветераннарыбызга карата тирән горурлык хисләре белән каршылыйбыз.

Ватан, туган җир өчен патриотик хисләр соңгы вакытларда аеруча калкуланды. Безнең ир-егетләребез, ата-баба батырлыгын дәвам итеп, ил сагында тора.
Бөек Җиңү көнен каршылаучы ветераннарыбызның саны, кызганыч, елдан-ел кими бара. Быел бу мөһим бәйрәмне бары өч Бөек Ватан сугышы ветераны белән каршы алабыз. Алар – Леонид Мачтаков, Анна Моисеева, Валентина Лыкова. Шулай ук шәһәрдә һәм авылларыбызда авыр сугыш елларында тылны тоткан, фронт өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, бала килеш ил иминлеге өчен үз саулыгын биргән мөхтәрәм затларыбыз яши. Без аларның һәрберсенә тирән рәхмәтле. Бу көннәрдә аларны район җитәкчелеге, хәрбиләр, активистлар, балаларыбыз якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Мәдәният учакларында олы хөрмәткә лаек буын өчен бәйрәм чаралары үтә. Ә төп бәйрәм, әлбәттә, ул — Бөек Җиңүгә багышланган парад. Ул 9 майда иртәнге сәгать 10да "Энергетик" Мәдәният сарае каршында башлана, ә Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында дәвам итә, Биредә тантаналы митинг, төрле мәйданчыклар, күргәзмәләр оештырылачак. Һәр җирдә бәйрәм концерты тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев