«Татарстанда җәй» проекты кысаларында катнашучылар, җылы кояш астында брелокларны бизәү техникасын үзләштереп, кечкенә шедеврлар ясадылар
Яр буенда мастер-класс: җәй, иҗат, илһам
Җәйге яллар - ял итү генә түгел, ә иҗат итү мөмкинлеге дә ул. Иске Зәй яр буена җәй мизгелләрен тотарга теләүчеләр җыелды. Биредә брелокларны бизәү буенча мастер-класс узды.
Катнашучылар төрле техниканы үзләштерделәр һәм үз куллары белән кечкенә шедеврлар ясадылар. Брелок җәйге кәефнең чагылышы булсын өчен һәркем фантазиясен күрсәтә алды: төсләр, формалар һәм детальләр сайлады. Мастер-класс төрле яшьтәге кешеләрне — балалардан алып өлкәннәргә кадәр берләштерде.
Җәйге энергия
Чара чын-чынлап җәйгечә күңелле һәм файдалы үтте. Чарада катаншучыларны гүзәл яр буе энергия белән тулыландырды, ә ясалган сувенирлар җылы көннәрне искә төшереп торачак.
Нет комментариев