Иртәгә, 19 августта, Татарстанда җәй үзен тагын да сиздерәчәк — һава +30 градуска кадәр җылыначак. Әмма төнлә урыны белән вакытлыча яңгырлар көтелә, күк күкрәү дә булырга мөмкин.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез исә зур күләмле явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка алышына, тизлеге секундына 5-10 метр, ә кайбер урыннарда кыска вакытлы көчәю 15 метрга кадәр була.
Чәршәмбе төненә республикада температура +10…+15 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрлар +25…+30 градуска күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометцентры хәбәр итә.
Нет комментариев