Яңалыклар

Имин тормышта эшле булу мөһим

Зәйнең җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре үзләрендә исәптә торучылар яисә хөкем ителү урыннарыннан кайтучылар белән эшләү өчен пробация методын көннән-көн ешрак кулланалар. Ә бу исә үз чиратында “кыек юлга” басучыны кабат начар эшләрдән аралауга зур йогынты ясый.

Бу көннәрдә генә генә пробация буенча, әле яңа гына иректән мәхрүм ителү урыныннан кайкан зәйле эш урынлы булды. Кешенең җинаять юлына кабат басуына бик күп сәбәпләр этәрә: кемдер эш булмау сәбәпле азык-төлек урлый, кемдер үзен кая куярга белмәгәннән начар компания йогынтысына эләгә. Кайбер очракларда элекке тоткыннар ирекле тормышка җайлаша алмый, яңадан җинаять юлына баса һәм рәшәткә артына эләгә. Абынмаска һәм яңа тормыш башларга ярдәм итү өчен, пробация ярдәмгә килә, диләр инспекция хезмәткәрләре.

Пробация - ул хөкем ителү урыннарыннан кайтучыларга эш табарга, документларны ясатырга һәм бәйлелекне җиңәргә булышу чарасы булып тора. Монда җәза үтәтү инспекциясе аша төрле юнәлештә эшләүче субъектлар берләшеп ярдәм кирәк кешегә булыша.

Зәйдә хөкем ителү урыныннан кайтучыга әнә шул рәвешле шикәр заводында эшкә урнашу мөмкинлеге тудырыла.

“Шактый вакыт гомерен иректән мәхрүм итү урынында үткәргән кеше, азат ителү чоры якынлашуга, ирекле тормышка чыгуга эшле буласы килү теләген белдереп колониядә вакытта ук гариза яза. Нәтиҗәдә ул иреккә чыкканчы ук, аның турындагы мәгълүмат төрле инстанцияләргә тарала. Ә безгә килгәч без аңа шәһәр мәшгульлек үзәге аша эш вариантлары тәкъдим иттек. Әлбәттә, иң башта кешенең элек нинди һөнәре булган, нинди эшләр башкара алу мөмкинлекләре турында әңгәмә корабыз, шуның нигезендә мәшгульлек үзәгенә вакантлы урыннар турында сорап мөрәҗәгать җибәрелә. Ә бу очракта, хәзер шикәр кайнату сезонына бәйле рәвештә, заводка эшче көчләр күпләп кирәк булу, тиз арада хөкем ителү урыныннан кайтучыга эш урынлы булырга мөмкинлек бирде. Әле дә без аның белән элемтәдә, ул хезмәт урыныннан канәгать”, - диде район җәза үтәтү инспекциясе белгече Гөлназ Биктимерова.

Гомумән, район җәза үтәтү инспекциясе күзәтүендә булучылар арасыннан әнә шулай тиз арада эш табып, нормаль яшәү рәвешен башлаучылар шактый, пробация турында закон кабул ителү уңай үзгәрешләргә китерде.


Нет комментариев