Ялчыгол укуларында катнашучылар Зәйнең истәлекле урыннарын карадылар
Яңалыклар

Ялчыгол укуларында катнашучылар Зәйнең истәлекле урыннарын карадылар

Һәр күркәм урын якты хатирәләр калдырды

Башта конференция кунаклары быел  65 еллыгын билгеләп үткән музыка мәктәбендә булдылар. Биредә һөнәри белем алучы талантлы балалар чыгышларын карадылар. Музыка мәктәбенең сыйныф бүлмәләрендә булып, заманча шартларга сокландылар, педагоглар белән аралаштылар.

Аннан Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, шәһит киткәннәргә дога кылдылар.

Шәһәр белән танышу Ялчыголга багышланган истәлек билгесе янәшәсендә тәкъдим ителгән бай күргәзмәне карау белән дәвам итте. Биредә үк мәгърифәтче исемен йөртүче үзәк  мәчеткә кереп өйлә намазын укыдылар.

Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназисе белән таныштылар.


Нет комментариев