Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Якты Күлдә хәрби егет белән очрашу булды

15 ноябрьдә Якты Күл авылы мәдәният йортына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егет килде.

Якты Күл авылы клубында окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр, шулай ук авыл халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча да актив эш алып бара.

Хәрби егет маскировка үрүче хатын-кызлар янында булып, аларга игелекле, кирәкле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул туган яктан ярдәмнең алар өчен кадерле, кыйммәтле булуын да ассызыклады. Хәрби егет контракт буенча илебез сагына баскан. Бүгенге көндә яралану сәбәпле, туган ягында тернәкләнү курслары уза.

Очрашуда катнашучылар хәрби егеткә сораулар да бирделәр. Эчкерсез үзара сөйләшү булды. Ә апалар, авылдашлары аның, барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар.

фото авыл мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев