Һөнәрләрнең иң асылы укытучы
Яңалыклар

Һөнәрләрнең иң асылы укытучы

5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне.Табигатьтә алтын, мул көз тантана иткән вакытта без Укытучылар көнен билгеләп үтәбез.

Укытучы – һөнәрләрнең иң асылы

Бу көнне күпләребезнең уйлары, балачак хатирәләре ирексездән безгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз белән бәйле мизгелләргә барып тоташа. Меңләгән укучы рәхмәт хисләре белән укытучыларын искә ала, алар алдында баш ия. Нәкъ менә шушы хисләр укытучы өчен иң зур бәһа булып тора да.

Түбән Биш мәктәбе укытучысы Гөлнара Шиһабетдинова 28 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Ул бу һөнәргә кечкенәдән әзер булып килә. Югары Пәнәче мәктәбен тәмамлаган кыз ике дә уйламый  Чаллы педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

– Безнең заманда һөнәрләрнең иң асылы  булып укытучы һөнәре санала иде. Мәктәптә яхшы укыган укучылар һичшиксез укытучы булырга тиеш дип уйлый идек. Бәлки шуның өчен дә мин алдымда “кем булырга?” дигән сорау тормагандыр. Башка һөнәр турында уйлап та карамадым, – ди Гөлнара Рифовна ни өчен нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладыгыз дигән сорауга.

Укытучы һөнәрен сайлавында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Гатина һәм рус теле укытучысы Әлфия Галиуллинаның роле зур була, дисәк тә, һич арттыру булмас. Аларның дәресләрен аеруча көтеп ала торган була ул, искиткеч кызыклы дәресләре  шул юлны сайлауга этәргеч булган, күрәсең. 

фото: шәхси архивтан, һәр җирдә актив Гөлнара Шиһабетдинова
фото: шәхси архивтан, һәр җирдә актив Гөлнара Шиһабетдинова

Һәр дәресе – бер мавыктыргыч дөнья

 Шушы укыткан еллар дәверендә күпме балага белем бирелгән, күпме дәресләр үтелгән. Аның һәр дәресе – үзе бер мавыктыргыч дөнья. Ул һәр баланың тырышлыгын күрә белә, яратып кайгырта, уңышларына ихлас күңелдән шатлана. Чыгарылыш укучылары арасыннан  татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаучылар да бар. 

Өч дистә елга якын укучыларын туган тел серләренә төшендерүче Гөлнара Рифовна һәрвакыт эзләнүдә. Ул дәресләрендә телгә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү максатында төрле алымнар куллана. Укучыларны татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, милли уеннары, көнкүреше һәм тел үзенчәлекләре белән таныштыруга зур игътибар бирә. Әлбәттә, тырышлык уңай нәтиҗәләр бирә. 

Гөлнара Рифовнаның хезмәте нәтиҗәсе укучыларының  бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында ирешкән уңышларында күренә. Аның татар теле һәм әдәбияты буенча узган район фән олимпиадасында бер елны да призлы урын алмыйча калган укучысы юк. Узган ел ике укучысы республика олимпиадасында өч призлы урын алды. Арина Балончева – татар теле һәм әдәбияты, Азалия Исрафилова татар теленнән  олимпиадада призлы урын алуга иреште. 

Гөлнара Рифовна – мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытудан тыш, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе дә. Ул тәрбия өчен җавап бирүдән тыш, балалар иҗтимагый оешмалары белән дә хезмәттәшлек итә. Укучыларны төрле проектлар белән кызыксындыра, иҗади, туристик, спорт чаралары оештырырга ярдәм итә. 

фото: шәхси архивтан, укучылары белән
фото: шәхси архивтан, укучылары белән

Хезмәте бәяләнгән, гаиләсе – ныклы терәк

Тәҗрибәле укытучының хезмәте дә югары бәяләнгән. Ул “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” мактау билгесе белән бүләкләнгән. Исеме республика электрон Мактау тактасына кертелгән. 

Гаиләсендә дә ныклы терәк ул. Тормыш иптәше Расих белән бер ул  – Рөстәмне үстергәннәр. Рөстәмнең үз эше, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү буенча да зур эш башкара. Хәрби зонага үзе дә гуманитар ярдәм илтеп кайткан.  Расих белән Гөлнара Шиһабетдиновлар – бүгенге көндә оныклары Руфинәнең яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе. Түбән Бишнең зур хөрмәткә лаек гаиләсе алар.


Нет комментариев