Яңалыклар

Гражданнарны дистанцион кабул итү турында

Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты социаль авыр хәлдәгеләргә коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләт җайга салуы мәсьәләләре буенча кабул итү оештыра.

Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 – 2028 елларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча стратегияне раслау турында»гы 2021 елның 24 декабрендә кабул ителгән 1285нче карарының 4 пунктын үтәү кысаларында эшләнә.

Дистанцион кабул итү авыл җирендә яшәүче һәм авыр тормыш хәлендә булган социаль якланмаган, аз керемле гражданнарга коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләт җайга салуы мәсьәләләрендә хокукый ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.

Кабул итү 24 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә ВКС режимында узачак, анда кушылу өчен әлеге ссылка буенча керергә кирәк: https://goskomitet.ktalk.ru/ambn2t8p7snb


Нет комментариев