Яңалыклар

Депутат Ринат Фазылов Зәйгә эш визиты белән килде

ТР Дәүләт Советы депутаты район электр челтәре коллективы белән очрашты, гражданнарны кабул итте, волонтерларга һәм сукырлар җәмгыятенә ярдәм күрсәтте

Зәйгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов килде.

Депутат хезмәт коллективын, халык фикерен тыңлады

Визит башында Ринат Фазылов Зәй район электр челтәрләре хезмәт коллективы җыелышында катнашты. Депутат энергетиклар белән тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады.

Аннары «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды. Зәйлеләр депутатка тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар белән шәхсән мөрәҗәгать итә алдылар.

Мөһим ярдәм

Визитның мөһим өлеше Зәй җирле Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оешмасына бару булды. Ринат Фазылов җәмгыятьнең үтенечен канәгатьләндереп аларга принтер тапшырды. Җәмгыять рәисе Мария Костюченко сүзләренчә, әлеге бүләе  техника эшне җиңеләйтәчәк һәм оешманың көндәлек эшчәнлеген уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итәчәк.

Депутат Мария Костюченкога бүләк тапшыра.
Депутат Мария Костюченкога бүләк тапшыра.

Депутат визиты «Зәй сезнең белән» волонтерлык хәрәкәте активистлары янында дәвам итте. Ул маскировка челтәрләре үрү цехында булып ярдәм ясады.  Ринат Фазылов волонтерларга дегидратор — махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга коры ашлар һәм башка продуктлар әзерләүдә ярдәм итәчәк киптерелгән продуктлар әзерләү җайланмалары тапшырды.

"Волонтерларга һәм гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә ярдәм итү-безнең эшнең мөһим өлеше,  Без актив волонтерларыбызга рәхмәтлебез, аларның эшен җиңеләйтергә тырышабыз", - дип билгеләп үтте Ринат Фазылов


Нет комментариев