Яңалыклар

Чаллының 400 еллыгына көмеш тәңкә әйләнешкә чыга

Иртәгә, 14 июльдә, Россия Банкы Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгарачак.

Ул «Города» сериясенә керәчәк, дип хәбәр итте Россия банкының матбугат хезмәте Макстагы каналда.

Истәлекле тәңкәне «Гознак» АҖ һәм Россия Банкы аны тарату турында килешү төзегән банкларда сатып алырга мөмкин булачак.

2024 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгы һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәмнәр уздыру турындагы указга кул куйды.

Яр Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны 2026 елның 22 августында уздырырга планлаштыралар. Датаны Чаллы шәһәр Советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов атады.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев