Бүген Зәйдә яңгырлы һава торышы көтелә
Яңалыклар

Бүген Зәйдә яңгырлы һава торышы көтелә

7 сентябрьдә Зәйдә яңгырлы һава торышы көтелә.

Һава шартларының бозылуы, җил һәм көчле яңгырлар булуы сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

«Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән урыннарга төшмәгез, су баскан участоклар аша чыгарга тырышмагыз. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», - диелә хәбәрдә.


Нет комментариев