Бигеш балалары күбәләкләр тормышы һәм аларның төрләре белән танышты
Күкләребез аяз, җәйләребез күбәләкле булсын! Шушы девиз астында Бигеш авылы мәдәният йортында «Күбәләк шоу» булып узды.
Бигеш кызы Люция Насыйбуллина үзенчәлекле һөнәргә ия. Ул тропик күбәләкләр белән эш итә. Мәдәният йортына аның күбәләкләре белән танышырга төрле авыллардан балалар, аларның әти-әниләре килде.
“Алар күбәләкләр турында презентация карадылар, күбәләкнең дөньяга килүен үз күзләре белән күзәттеләр, чыккан күбәләкләргә тәмле әйберләр ашаттылар, рәхәтләнеп аллы-гөлле күбәләкләр белән фотога төштеләр.Балалар матур күбәләк шоу өчен апаларына рәхмәт әйтеп, ял итеп өйләренә таралдылар”, - ди Бигеш мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Күбәләкләр турында кызыклы фактлар:
– Күбәләкләр тәмне тәпиләре белән сизә.
– Әлеге төр бөҗәкләрнең тәне миллионлаган тәңкәләр белән капланган. Табигатьтә шулай ук тәңкәсез – үтә күренмәле күбәләкләр дә бар. Алар пыяла күбәләк дип йөртелә.
– Күбәләк махсус борынчык белән ашый, ләкин табигатьтә бөтенләй ашамый торган төрләр дә бар.
– Күбәләк курчактан чыккач, аңа берничә сәгать тияргә ярамый. Ул кипшенергә һәм канатларын җәяргә тиеш.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев