Яңалыклар

Белгеч җавап бирә: Кемгә дәгъва белдерергә?

Газета укучыбыз шундый сорау белән мөрәҗәгать итте: ул интернет-кибеттән көнкүреш техникасына заказ биргән, ә алган вакытта төргәкнең ачылганын, товарда ярык булуын ачыклаган

Курьер дәгъваны кибеткә белдерергә кирәк дип аңлаткан, ә сатучы, үз чиратында, китерү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина әлеге хәлгә ачыклык кертә:

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина

– «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезендә сыйфатсыз товар сатылган кулланучы үз теләге белән товарны алмаштыруны, бәясен киметүне, кимчелекләрне бушлай төзәтүне яки түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта кулланучы алдында җаваплылыкны нәкъ менә сатучы тота, ә транспорт компаниясе яки курьер хезмәте түгел – хәтта товар ташу вакытында зыян күргән очракта да.

Бу шуның белән бәйле: «кибет – китерү хезмәте» мөнәсәбәтләре алар арасындагы аерым килешү белән көйләнә һәм кулланучының бу мөнәсәбәтләргә катнашы юк. Товар китерүчегә карата таләпләрне соңрак сатучы үзе белдерә ала, ләкин бу инде сатып алучыга кагылмый.

Моннан тыш, товарларны дистанцион сату үзенчәлекләрен көйләүче закон нигезендә сатучы кулланучыга тиешле сыйфаттагы товарны тапшыру бурычыннан азат ителми.

Шулай ук әгәр товар зарарланган төргәк белән китерелгән булса, заказны моны теркәмичә кабул итмәскә киңәш ителә.


Нет комментариев