Яңалыклар

Бала тугач бирелә торган акчаны Татарстанда тизрәк алып була

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга баласы туганда бер тапкыр түләү билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр әзерләгән.

Хәзерге вакытта боерык проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, түләү билгеләү яки аннан баш тарту турында карарны кабул итү срогы элек эш 10 көне булса, хәзер 1 эш көненә калачак.

Шул ук вакытта карар кабул итү срогы, кирәкле мәгълүматлар алынып җитмәгән очракта, 10 эш көненә озайтыла. Документта шулай ук үзләренә карата вакытлыча чикләү чаралары кулланылган затлар исемлегенә кертелүчеләр өчен Бердәм һәм Төбәк порталлары аша мөрәҗәгатьләр, документлар тапшыру чикләнә. Бу очракта электрон рәвештә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителми.

 


Нет комментариев