«Ачы хакыйкатьне саклый торган кадрлар»: Зәйдә фотокүргәзмә ачылды
Яңалыклар

«Ачы хакыйкатьне саклый торган кадрлар»: Зәйдә фотокүргәзмә ачылды

Бүген район үзәк китапханәсендә «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды

Күргәзмә нигезендә озак еллар дәвамында алгы сызыкта гомерләрен куркыныч астына куеп эшләгән хәрби фотокорреспондентларның хезмәте ята.

“Террор хроникасы” — йөрәккә үтеп керүче 31 кадр

Экспозициядә Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең, шулай ук Россиянең чик буе төбәкләре – Курск, Белгород өлкәләренең Киев режимы кораллы көчләре атышларыннан зыян күргән тыныч халыкның фаҗигале язмышларын күрсәткән сурәтләр урын алган.

автор фотосы, фотокүргәзмә ачылу мизгелләре
автор фотосы, фотокүргәзмә ачылу мизгелләре

Тәкъдим ителгән 31 фоторәсемнең һәрберсе — аерым бер кеше язмышы, аерым бер гаилә трагедиясе. Сурәтләрдән безгә күз яшьләрен тыя алмаган картлар һәм балалар карый. Анда үз йортларын, гомер буе җыйган мал-мөлкәтен югалткан, чарасыз калган гади кешеләр тасвирланган.

Экспозиция Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты.

Күргәзмә реаль чынбарлыкны чагылдыра

Күргәзмәне ачу тантанасында балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Алар Киев режимының аяусыз һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булган тыныч халыкны, гөнаһсыз балаларны һәм картларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

автор фотосы, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин
автор фотосы, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин

Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин сәламләде.

-Бу күргәзмә тарихи хәтерне саклау буенча мөһим эш булып тора. Ул реаль чынбарлыкны чагылдыра, без хәрби егетләребезнең нинди явызлыкка каршы көрәшүләрен белергә тиеш. Бу фотосурәтләрдә – кешеләрнең фаҗигале язмышлары. Без моны онытырга тиеш түгел, - диде чыгышында Петр Сергеевич.

автор фотосы, фотокүргәзмә ачылышы
автор фотосы, фотокүргәзмә ачылышы

Күргәзмәне карау мөмкинлекләре: китапханәдән алып онлайнга кадәр

Әлеге күргәзмәнең максаты — бары тик сугыш хроникасын күрсәтү генә түгел. Төп бурыч — төп хакыйкатьне халыкка җиткерү, үсеп килүче буын күңелендә тарихи хәтерне һәм бердәм гражданлык позициясен саклап калу.

«Фотосурәтләрне караганда йөрәк сыкрый. Аларда — тормышның ачы дөреслеге. Мондый күргәзмәләр һәркайсыбызга тынычлыкның бәясен белергә өйрәтергә тиеш», — диде күргәзмә белән танышучылар.

Күргәзмә үзәк китапхандәдә 31 августка кадәр эшли. Теләгән һәркем аның белән таныша ала.

Шулай ук күргәзмәнең тулы онлайн-версиясе дә эшли. Аны Россия Дәүләт Думасының рәсми сайтында һәм аларның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә карарга мөмкин.


Нет комментариев