Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бу тармакта тырыш хезмәт куючы хезмәт кешеләре белән таныштыруны дәвам итәбез
Газ хезмәтенең остасы
Район газ эксплуатация хезмәтендә газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь булып хезмәт куючы Рамил Гыймадиев – үз эшенең остасы. Хезмәтен җиренә җиткереп, намус белән башкара ул.
Аларның һөнәрен еш кына ашыгыч ярдәм хезмәте белән чагыштыралар. Һәм бу чагыштыру бик тә урынлы. Әгәр газ белән тәэмин итү системасында гадәттән тыш хәл килеп чыкса, тиз һәм төгәл эш итәргә кирәк: теләсә нинди хата бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Рамил Гамир улы – Сармашбаш авылы егете. Минзәлә совхоз техникумында агроном белгечлеген үзләтештергән егет туган авылына кайтып, һөнәре буенча эшли. Ә 2000 елда район газ хезмәтенә слесарь булып эшкә урнаша. Һәм менә 26 һөнәренә тугрылыклы булып, хезмәтен җиренә җиткереп, намус белән башкара.
Газ приборлары белән эшләү төгәллекне ярата. Һөнәрләре катлаулы да, җаваплы да, күпмедер дәрәҗәдә куркыныч та.
“Буранга, җил-давылга карап тормыйча авария, чакырулар булган урынга ашыгабыз. Котелларда, газ белән бәйле башка урыннарда килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү өчен тиз арада ремонт эшләрен башкарабыз. Төрле очраклар була. Бер елны Сармашбашта янгын чыгып, өч өй янды. Авария хезмәте, без – слесарьлар барыбыз да шунда эшләдек. Шартлау булмасын өчен тиз арада күрше-тирә йортлардагы газны аердык. Безнең һөнәргә таләпләр югары. Шулай да эшеңнең халыкка кирәклеген тою, хезмәтеңне тиешенчә бәяләүләре барлык авырлыкны да аклый”, – дип Рамил Гыймадиев.
Белгечнең бурычларына ремонт кына түгел, профилактика да керә: җиһазларны даими карап тору, тоташтыру урыннарының герметиклыгын тикшерү, казаннар, плитәләр һәм колонкаларның эшләвен контрольдә тоту. Ул схемаларны укый белергә, төрле приборларда аңларга, нормативларны белергә һәм иминлек кагыйдәләрен катгый үтәргә тиеш. Слесарь өчен вак-төяк нәрсәләр юк.
Туган авылга кайтып, яңа һөнәр үзләштерү
Рамил Гамирович дүрт авылга – Сармашбаш, Кәдек, Урта Баграж, Яңа Мәлем халкына хезмәт күрсәтә. Сайлаган һөнәрен яратып башкарганга күрә, аңа иң катлаулы эшләрне ышанып тапшыралар.
– “Йортларда газ приборларына техник хезмәт күрсәткәндә иң мөһиме төтен юлы, вентиляция, газ плитәсе, котелның эшләвенә зур игътибар бирәбез. Безнең хезмәттә кеше белән уртак тел таба белергә, сабыр булырга кирәк. Өлкәннәр арасында аңлату эшләре алып барабыз”, – ди Рамил.
Бу һөнәр җитди әзерлек һәм даими укуны таләп итә: газ җиһазлары камилләшә, яңа технологияләр һәм стандартлар барлыкка килә. Шуңа күрә ел саен укулар, аттестация оештырыла. Ләкин газчы эшендә иң мөһиме – җаваплылык. Аның игътибарлылыгына һәм профессиональлегенә бөтен йортларның һәм гаиләләрнең иминлеге бәйле.
Газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь — бу гади техник һөнәр генә түгел, ә мөһим социаль миссия: кешеләргә җылылык һәм уңайлылык тәэмин итү һәм шул ук вакытта аларны куркынычлардан ышанычлы саклау.
Нет комментариев