Зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгә ия кеше ул Петр Тимаськов
Бүген «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй бүлеге башкарма сәркатибы Петр Тимаськовка 65 яшь тулды.
Петр Владиславович Аксубай районының Әхмәт авылында туып үскән. Яшь чагында авылда механизатор булып, армиягә алынганчы клуб мөдире булып эшли. Армия хезмәтен Казахстанда үтә, хезмәтен тәмамлагач, 1984 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. 1989 елда, университетны тәмамлагач, Петр Тимаськовны Зәйгә эшкә җибәрәләр һәм биредә ул төпләнеп кала.
1990 елда партиянең шәһәр комитеты карары белән Петр Владиславовичны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция башлыгы итеп билгелиләр. Ун елдан штаб башлыгы вазифасына куялар. Шулай итеп, 2000 елның августыннан 2016 елның октябренә кадәр ул район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары булып хезмәт куя.
Хезмәтен намус белән төгәл үти ул, кешеләргә хөрмәт белән карый. Намуслы, дисциплина, пунктуальлек, тирән белемгә ия булуы аңа вазифасын үтәүдә ярдәмгә килә.
Эчке эшләр органнарыннан лаеклы ялга киткән Петр Тимаськов Поручик авыл җирлеген җитәкләде. Бүгенге көндә Петр Владиславович “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлеге башкарма сәркатибы булып хезмәт куя.
Район башлыгы Разиф Кәримов Петр Владиславовичны юбилее белән котлап, хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев