Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Завод ритмында – 43 ел

Тормышлары завод белән тыгыз бәйләнгән чын профессионаллар турында сүз чыккач, Галина Хохлова турында сөйләмичә мөмкин түгел. Аның хезмәте инде менә 43 ел завод тормышыннан аерылгысыз.

Галина Ивановна заводта эшне мәктәпне тәмамлауга  контролер булып башлый. Әлеге предприятие яшь кызны тиз арада үзенә бөтереп ала. Һөнәренә мәхәббәт аны Зәй машина төзүчеләр техникумына алып килә, аннан соң ул туган заводына буяу-киптерү агрегаты операторы булып кайта.


– Без заводта  гаилә династиясе белән эшлибез. Минем әтием, абый, апам биредә хезмәт куйдылар.  Хәзер мин алар эшен дәвам итәм, тормышымны машина төзелеше белән бәйләвемә бер тапкыр да үкенгәнем булмады, – дип җылы итеп сөйли ул.


Аның эш көне өслекне әзерләү, буяу, киптерү, лаборатор анализлар ясаудан гыйбарәт. Әнә шулай көн дәвамында ул  гаять зур агрегатлар тирәсендә кайнаша.  Галина Хохлова сүзләренчә, аның эше кызыклы, күп планлы. Әмма иң мөһиме – техника түгел, ә кешеләр.


– Безнең бригада ун кешедән торган зур бер гаиләне тәшкил итә, аларның күбесе – озак еллар шушы урында хезмәт куючылар,  – ди ул.


Галина Ивановнага, яшь белгеч буларак, Асия Йосыпова, Михаил Баҗитов, Әсфия Баҗитова кебек һөнәр осталары юл күрсәтсә, хәзер ул үзе – яшь белгечләрнең таләпчән укытучысы.
Аның хезмәтен, кешелеклеген бригада мастеры  Игорь Иванов та ассызыклый.


– Без дүрт ел дәвамында бер максатта эшлибез. Үз хезмәтен яхшы белгән, ярдәмчел хезмәткәр ул Галина Ивановна, – ди аның турында җитәкчесе. 


Ярдәмчеллек аның, гомумән, канына сеңгән, завод эшеннән, йорт мәшәкатьләреннән бушаган арада Галина Хохлова махсус хәрби операциядәгеләргә маскировка челтәрләре үрергә дә йөри икән. 
Галина Ивановна кебек кешеләр  – заводның гына түгел, бөтен Зәйнең алтын фонды. Аның һөнәренә тугрылыгы, ил язмышына битараф булмавы – яшь буынга күркәм үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев