Рәсем, сәнгать терапиясенең бер төре буларак, менталь тайпылышлары булган гражданнарны тернәкләндерүнең аерылгысыз өлеше.
Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган гражданнар өчен “Уң як ярымшар рәсем сәнгате дөньясы” программасын тормышка ашыру кысаларында төрле чаралар оештырыла.
Кешенең баш мие ике өлештән тора. Сул як ярымшар математик исәпләүләргә, ягъни логик яктан көчле була, ә уң як ярымшар иҗади мөмкинлекләр өчен җавап бирә - менә шушы мөмкинлек безнең тормышыбызны матурлый һәм кабатланмас итә.
“Бу көннәрдә социаль үзәктә когнитив тайпылышлары булган гражданнар өчен “Кышкы пейзаж” темасына уң яу ярымшар техникасын кулланып мастер-класс үтте. Мавыктыргыч иҗади дәрес иҗади сәләтне, фантазияне, бармакларның вак моторикасын үстерергә мөмкинлек бирә. Мастер-класста катнашучылар сәнгать иҗаты дөньясына чумып, искиткеч кышкы картиналар ясадылар”, - ди социаль хезмәткәрләр.
Фото "Радость" үзәгеннән.
Нет комментариев