Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйнең «Мәктәп» үзидарәсендә өлкәннәрне мошенниклардан саклау өчен очрашулар оештырыла

Агымдагы ел башыннан «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова полиция участок вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтьяров белән берлектә халыкны мошенниклар тозагына эләгүдән саклап калу өчен уртак эш алып баралар.

Әлеге үзидарәгә караган урамнарда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр яши. Еш кына нәкъ менә өлкән яшьтәгеләр артык ышанучан, хәтта кайвакыт беркатлы да була. Кырыгалдарларның карамагына төшүчеләр арасында алар күпчелекне тәшкил итә.

— Өлкән кешене алдау әллә ни авыр түгел. Ярдәм итәм дип, алар соңгы акчаларын да бирергә мөмкиннәр. Шуңа да һәрчак уяу булып, акча мәсьәләсенә кагылышлыларында бигрәк тә сак булырга кирәк. Җиде кат үлчәп, бер кискән кебек, шикле кешеләргә, белдерүләргә, шалтыратуларга ышанмагыз! — дип аңлатты Светлана Ивановна очрашуга килүчеләргә.

Узган ел Татарстанда яшәүчеләр генә мошенниклар аркасында 2 миллиард сум акчасыннан колак каккан. Күпме генә сөйләп торсалар да, кешеләр кисәтүләргә колак салмый. Кырыгалдарлар да тик ятмый. Җиңел генә акча эшләүнең әллә нинди яңа ысулларын уйлап табалар.

— Шикле кешеләргә юлыксагыз, телефоныгызга билгесез кешеләр шалтыратып, төрле уйдырмалар хакында сөйләсәләр, район эчке эшләр бүлегенә 7-02-02, 02 телефоннары аша шалтыратыгыз. Акча белән бәйле һәр эшне кат-кат тикшереп кенә башкарыгыз, — диде полициянең участок вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтьяров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев