Зәйленең телефонын урлап, 98 мең сум акчасын билгесез счетка күчергәннәр
1-7 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегендә төрле хокук бозулар турында 89 хәбәр кергән.
1 сентябрьдә Зәйдә банк бүлекчәсендә билгесез кеше берәүнең телефонын урлаган. Соңыннан зыян күрүченең банк счетыннан 98000 сум юкка чыга.
Шул ук көнне кибеттә прилавкадан 4000 сумлык азык-төлек урланганнар. Бу җинаятьтә гаепләнүченең шәхесе ачыкланган: ул элек тә хөкемгә тартылган хатын-кыз булып чыккан.
3 сентябрьдә мошенниклык факты теркәлгән:бер кешенең мессенджердагы аккаунтын ватып, паспорт мәгълүматларын алганнар, аның исеменә берничә микрозаймнар рәсмиләштергәннәр. Аңа килгән матди зыян күләме ачыклана.
Бу чорда компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең ике факты теркәлгән. Дәүләт хезмәтләре порталындагы битне “ватып”, мошенниклар иминият полисын һәм электр счетчикларын алыштыру сылтавы белән эш иткәннәр. Бәхеткә, гражданнар финанс зыяннан кача алган.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев