Зәйленең паспорт мәгълүматларын кулланып, микрозайм рәсмиләштергәннәр
10-16 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 99 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык, компьютер мәгълүматына хокуксыз керү очраклары бар.
Билгесез кешеләр Зәйдә яшәүче 35 яшьлек ир-ат белән 55 яшьлек хатын-кызның паспорт мәгълүматларын кулланып, микрофинанс оешмаларында 4000 һәм 5000 сумлык кредит рәсмиләштергәннәр.
11 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә 53 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез номердан шалтыратып, өегезгә товарны китереп бирәбез дип, SMSка килгән кодны атарга кушалар.
“Бу очракта матди зыян китерелмәгән, әмма конфиденциаль мәгълүматны алу факты җитди борчылу тудыра. Әлеге фактлар буенча хокук саклау органнары җинаятьтә катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев