Зәйленең паспорт мәгълүматларын кулланып, микрозайм рәсмиләштергәннәр
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә мошенниклык очрагы теркәлгән.
20 августта Зәйдә яшәүче ханым билгесез кешенең паспорт мәгълүматларны кулланып, аның исеменә 4 микрофинанс оешмасында 48400 сумлык микрозайм рәсмиләштерүен хәбәр итә.
“Хәзерге вакытта мошенниклык факты буенча җинаятьтә катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Шәһәрдәге бер кибеттән продукция урлаганнар.
“Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре әлеге җинаятьне Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз һәм ир-ат кылганын ачыклады, алар үз гаебен таныды. Кибеткә килгән матди зыян күләме ачыклана”, - ди полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев