Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйлеләрне газ җиһазларыннан файдаланганда сак булырга чакыралар

Бүгенге заманда табигый газдан куллану көнкүрештә аерылгысыз.

Ул һәр йортның җылылык чыганагы булып тора, тик шунысын да онытырга ярамый, газ куркыныч килеп чыгу чыганагы да. Бу хакта район газ хезмәте җитәкчесе Радик Гыймаев сөйли:

— "Зәңгәр ягулык"тан файдаланганда куркыныч хәлләр көнкүрештә газ белән куллану кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыга. Үз сәламәтлегегез, гомерегезне саклау өчен түбәндәге таләпләрне үтәү бик мөһим. Газ җиһазларыннан файдаланыр алдыннан бүлмәдә һава керү урыннарын тикшерергә кирәк, ә газ янганда тәрәзә форточкасын ачык калдыру сорала. Газ җиһазларының төзек эшләве, төтен чыгу урыннарының чистартылган булуы, төтенлекнең һава суыруына инанганда гына ут кабызу рөхсәт ителә. Әгәрдә, җиһаз төзек түгел икән кичекмәстән техник карау белгечен чакырту кирәк. Моннан тыш, газ плитәсен бүлмә эчен җылытуда, юеш кер киптерүдә кулланырга ярамый. Балаларны, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләрне газ җиһазларына якын китермәгез. Янып торган газ җиһазын күз уңында тотыгыз. Ә инде күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең төтенлекләрне, вентиляция каналларын тикшерү өчен идарәче компаниянең махсус белгечләренә бу урыннарга үтү, тикшерү мөмкинлеге тудыруы зарур. Һичкайчан үз белдегегез белән газ җиһазларыннан төтен чыгу торбаларын вентиляция каналларына тоташтырмагыз. Шулай ук даими төстә газ җиһазларына техник күзәтү үткәрү дә куркыныч хәлләрне булдырмауны гарантияли. Әгәрдә сез газ исен тоясыз икән, тиз арада газ приборын сүндерегез, газ килә торган кранны ябыгыз, тәрәзәне ачыгыз, электр приборларын кабызмагыз, тәмәке тартмагыз, фатир яки торак йорттагыларны тышка чыгарыгыз, шуннан соң газ авариясе хезмәтенә 04, 104кә яки бердәм кичектергесез хезмәт телефоны 112гә шалтыратыгыз. Газ чыгуны ачыклый торган махсус контроль системасын урнаштыру куркыныч хәлләрдән саклый. Чөнки ул газ чыкканда тавышлы сигнал бирә, ә аның махсус клапаны газны ябып куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев