Зәйле руль артына алкоголь кулланып утырган
Җәмгыять һәм кеше

Зәйле руль артына алкоголь кулланып утырган

18-24 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 86 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында 5се — мошенниклык, 1се — компьютер мәгълүматларына законсыз керү очрагы.

Бу чорда шәһәр-районда 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.

«Аңа карата административ эш кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев