Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйле, мошенникларга ышанып, 476290 сум акчасыннан колак каккан

Узган атнада районда биш мошенниклык очрагы теркәләгән.

Ике очракта зыян күрүчеләр интернет сайтларда җиңел генә акча эшлибез дип, билгесез счетларга 486 мең сум акча күчергәннәр. Җиңел акча эзләүчеләрнең берсе мошенникларга ышанмыйча, 47 мең сум акчасын саклап кала алган.

 24 гыйнварда бер кеше «BlaBlaCar» сайтында сәяхәтне броньлау сылтавы белән билгесез счетка 115 мең сум күчергән.

Ә икенче берәү, мошенникларга ышанып, куркынычсыз счетка күчерәм дип, 476290 сум акчасыннан колак каккан.

«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев