Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйле, кредитын гамәлдән чыгарам дип, 897 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

30 мартта бүлеккә Зәйдә яшәүче 22 яшьлек ир-аттан гариза керә. Аның билгесез кеше билетлар сатып алган өчен акчаны кире кайтарам дип, 153 мең сум акчасын урлаган. Зыян күрүче акчаны билгесез счетларга күчергән. 

Шул ук көнне бүлеккә 26 яшьлек егет мөрәҗәгать итә. Билгесез кеше аның кредитын гамәлдән чыгарам дип, 897 мең сум акчасын урлаган.

31 мартта һәм 1 апрельдә мошенниклардан  зыян күрүчеләрнең гаризалары теркәлгән. Билгесез кеше гариза бирүчеләрнең паспорт мәгълүматларыннан файдаланып, 125 мең сумлык займнар рәсмиләштергән. 

“Хәзерге вакытта әлеге мошенниклык очраклары буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев