Заинск-информ 16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм кеше

Зәйле, инвестицияләрдә акча эшлим дип, 817 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә тагын мошенниклык очрагы теркәлгән.

24 июльдә бүлеккә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше Ватсап мессенджеры аша инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим итә. Һәм әлеге хатын-кыз аңа ышанып, 817 мең сум акчасын билгесез счетларга күчерә.

“Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, аны кылуда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Шулай ук узган атнада компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең ике очрагы теркәлгән.

Беренче орчакта зыян күрүче эшкә урнашам дип, телефонына килгән кодларны мошенникларга атаган. Икенчесендә электр счетчикларын тикшерәбез дип, дәүләт хезмәтләре порталын “ватканнар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев