Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйле, инвестицияләрдә акча эшлим дип, 2785730 сум акчасын мошенникларга күчергән

Узган атнада районда ике мошенниклык очрагы теркәлгән.

Беренче орчакта зыян күрүче 2785730 сум акчасыннан колак каккан. Ул җиңел юл беллән инвестицияләрдә акча эшләргә теләгән һәм шул суммада акчасын билгесез счетларга күчергән.

Икенче очракта Зәй кешесенә билгесез затлар мошенниклык гамәлләреннән сакларга кирәк дип шалтыратып, 300 мең сумлык кредит рәсмиләштерәләр, әле тагын счетынна 99996 сум акчасын урлыйлар.

“Әлеге мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, оператив-эзләү һәм техник эшләр алып барыла. Акча мәсьәләсендә чит кеше шалтыратканда бигрәк тә сак булыгыз, ышанмагыз, сөйләшүне өзү ягын карагыз”, - ди полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев