Ул элек тә хөкемгә тартылган булган
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә дүрт урлашу очрагы теркәлгән. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 16-17 августта теркәлгән өч җинаять ачылган. Оператив-эзләү чаралары барышында элек тә хөкемгә тартылган зәйленең өч велосипед урлавы ачыкланган.
–“Шикләнелүче барлык фактлар буенча гаебен тану күрсәтмәләре бирде, аңа карата суд кулга алу рәвешендә арест чарасын билгеләде”, – дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
20 августта Зәйдә яшәүче 43 яшьлек хатын-кызның телефонын бүлмәсеннән урлаганнар. Аңа 3500 сумлык матди зыян килгән. Телефонны урлаучыны эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә.
Нет комментариев